Назад

Юнәлеш өчен күрсәтмәләр

Юллама алуга күрсәтмәләр:

  1. Хатын-кызның яше

Беренче тапкыр бала табучы яшь хатын-кызлар (16 яшь һәм яшьрәк)

Беренче тапкыр бала табучы зур яшьтәге хатын-кызлар (37 яшь һәм өлкәнрәк )

II.Авырлаштырылган гинекологик анамнез

Көмәнне күтәрә алмау  (2 һәм аннан да күбрәк көмән төшү). Искәрмә: үзең белән амбулатор картадан язып алынган хәзерге вакыттагы йөклелеккә кадәр үткәрелгән тикшерү һәм дәвалау турында мәгълүмат булу шарт.

Аналык миомасы (консерватив миомэктомиядән соң халәт,  күпсанлы төеннәр, зур үлчәмнәрдәге аналык тәне миомасы )

3 ел һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында икенчел балага узмау диагнозы белән аналыктан тыш йөклелек

Эндокрин генезлы балага узмау, шул исәптән ЭКО, ясалма инсеминациядән соң балага узу.

Истмико-цервикаль җитешмәүчәнлек

Тискәре резус ана канында антитәнчекләр титры. Искәрмә: үзең белән амбулатор картадан хәзерге вакыттагы йөклелеккә кадәр үткәрелгән тикшерү һәм дәвалау турында мәгълүмат булу шарт.

III. Экстрагениталь патология

Шикәр диабеты

Йөрәкнең зәгыйфьлеге

Системалы колагеноз

Бронхиаль астма

Баш мие кан әйләнеше бозылу

IIА һәм аннан да югарырак стадияле гипертоник авыру

Кан авырулары (гематологта диспансер күзәтүендә торучылар )

Бөер авырулары (хроник бөер җитешмәүчәнлеге билгеләре белән хроник пиелонефрит, хроник гломерулонефрит, бер бөер булу)

Искәрмә: III бүлектә санап үтелгән хатын-кызларның үзләре белән түбәндәгеләр булырга тиеш:

Амбулатор картадан язып алынган профиль белгечтә үткәрелгән тикшерү һәм дәвалану турында мәгълүмат.

Клиник-эксперт комиссиянең йөклелекне күтәрә алу мөмкинлеге турында һәм белгечләрдә булу вакыты күрсәтелгән нәтиҗә.