Невролог
Невропатолог консультациясе
Балалар неврологы күзәтүе астында булу балага беренче көннән үк кирәк. Бер ай тулгач, баланың нерв системасы үсешен контрольдә тоту максаты белән, тикшеренү үтәргә кирәк. Яшь чорда ук нәтиҗәле дәвалану ярдәмендә күп кенә авыруларны дәвалап була. Шунсы мөһим: әлеге авыруларны вакытында ачыкларга кирәк. Беренче 3 ел бала өчен бик мөһим чор, чөнки нәкъ менә бу вакытта нерв системасы авыруларын кисәтергә һәм төзәтергә мөмкин. Бу чорда балалар невропатологы терәк-хәрәкәт системасы һәм психих үсеш белән бәйле күп кенә авыруларны төзәтә алачак. Невролог – баланың нерв системасын объектив рәвештә бәяли, патологияләрне вакытында ачыклый, һәм диагностик чаралар билгеләп дәвалау үткәрә ала торган табиб. Невролог тикшерүен 1,3,6 һәм 12 айда үтәргә киңәш ителә. Бер яшьтән соң тикшерү ел саен үткәрелә. Тиешле срокларда невролог тикшерүен һичшиксез үтегез! Нәкъ менә беренче айларда һәм беренче елда баш мие структуралары үсеш ала, психоневрология функцияләре камилләшә. Әгәр невролог балагызда нинди дә булса тайпылышлар ачыкласа, нәкъ менә бу чорда дәвалану югары нәтиҗәле булачак. Консультация вакытында балалар неврологы балагызның нерв системасы үсешенә кагылышлы Сезне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирәчәк. Балалар неврологы барлык кирәкле мәгълүматларны туплаячак, кичергән авырулар турында сораячак, шикаятләрне тыңлаячак. Кирәк дип тапса, проблеманы җентекләбрәк ачыклар өчен, табиб тикшеренү билгеләячәк. Балалар неврологы консультациясендә диагноз куелганнан соң, табиб-белгеч тиешле дәвалану курсы билгеләячәк һәм чираттагы визитлар вакытында динамиканы күзәтеп торачак.
Игътибар итегез!
- әгәр баш сөяге лепкәсенең шешүен күзәтсәгез;
-әгәр балагыз еш косып чыгарса;
- әгәр күкрәк яшендәге бала тынычсыз булса, авыр йоклап китсә;
-әгәр елаганда һәм ярсу чакта ияге дерелдәсә;
- әгәр югары температура булганда тәне тартышу күзәтелсә;
- әгәр мәктәп яшендәге бала баш авыртуына, хәлсезлеккә, йокының бозылуына зарланса;
-әгәр укуда балагызның өлгереше кимегәнлеген сизсәгез,
Сезгә невропатолог белән киңәшләшергә кирәк!
Проблема үзе хәл ителер дип көтмәгез. Бары тик тәҗрибәле невропатолог кына авыруны ачыклый һәм тиешле дәвалау һәм тернәкләндерү курсын билгели ала.
Табиб-невропатологка +7(8552)306002 телефон номеры буенча язылырга мөмкин.
Беренчел консультация алу – 800 сум.
Икенчел консультация алу – 500 сум*.
Түбәндәге табиблар кабул итә:
Табиб-невропатолог Жукова Лариса Сергей кызы
*Табиб-белгечтә беренчел консультация узуы турында раслаучы документ күрсәтү шарты белән, беренчел кабул итүдән соң 1 ай дәвамында пациентка икенче тапкыр кабул итү оештырыла.
