Назад

Шәхсилек сәясәте

 “Кама балалар медицина үзәге” ДАССУ интернет-сайтының чын конфиденциальлек Сәясәте (алга таба - конфиденциальлек Сәясәте)   www.кдмц.рф, www.mzrt-kdmc.ru (алга таба - Сайт) адресы буенча интернет челтәрендә  урнашкан сайтка карый.  

Сайт сервисларыннан куллану сайтта булучының (алга таба - Кулланучы) чын Сәясәт  һәм анда күрсәтелгән шәхси мәгълүматларны эшкәртү шартлары белән берсүзсез риза булуын аңлата. Әлеге шартларга риза булмаган очракта, Кулланучы сервисларны файдаланудан тыелырга тиеш.

ТЕРМИННАР ҺӘМ БИЛГЕЛӘМӘЛӘР

1.1 Сайт — WEB-сайт www.кдмц.рф, www.mzrt-kdmc.ru – кулланучылар өчен челтәрдә урнаштырылган интернет ресурсны гәүдәләндерә.  Сайт мәгълүмати характерда һәм табиб белән пациент арасындагы мөнәсәбәтләрне алыштыра алмый.

1.2. Сайт операторы – ДАССУ «Кама балалар медицина үзәге».

1.3. Сайттан Кулланучы – урнаштырылган тәртип нигезендә чын Кулланучы Килешүе белән ризалашкан эшкә яраклы һәм хокукка сәләтле физик зат.

ГОМУМИ КАГЫЙДӘНАМӘЛӘР

2.1. Чын Сәясәт кысаларында Кулланучының шәхси мәгълүматлары түбәндәгеләр нигезендә аңлатыла:

Сайт сервисларыннан файдаланган вакытта Кулланучы үзе турында калдырган шәхси мәгълүматлар (исем, фамилия, әтисенең исеме, туган елы, адресы, элемтә телефоннары, сәламәтлек торышы турында мәгълүмат, профилактика, диагноз кую, медицина ярдәме алу максатыннан медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү очраклары.).   

Сайт өчен мәҗбүри булган шәхси мәгълүмат махсус билгеләнгән. Башка мәгълүматларны урнаштыру -Кулланучының үз карамагында;

- Сайт сервислары тарафыннан автоматлаштырылган төстә тапшырыла торган мәгълүматлар, шул исәптән IP-адрес,  cookie файллары мәгълүматлары, Кулланучы браузеры турындагы информация, Кулланучы файдалана торган җиһаз һәм программа тәэмин ителешенең техник характеристикалары, сервисларга керү вакыты һәм датасы, сорый торган битләрнең адреслары һәм башка шундый мәгълүматлар ;

2.2. Сайт администрациясе Сайтта урнашкан сылтамалар буенча күчәргә мөмкин булган өченче зат сайтлары өчен җавап бирми һәм аларны контрольдә тотмый.

2.3    Кулланучы шәхси, шул исәптән автоматлаштырылган мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык бирә. Бу түбәндәгеләрне күз алдында тота: мәгълүматларны җыю, системалаштыру, туплау, саклау, аныклау (яңартулар, үзгәрешләр), куллану, тарату (шул исәптән тапшыру), шәхси үзенчәлекләрне бетерү, туктату һәм юк итү.  Кулланучының шәхси мәгълүматлары конфиденциаль һәм алар өченче затларга тапшырылмый. 

КУЛЛАНУЧЫЛАРНЫҢ ШӘХСИ МӘГЪЛҮМАТЛАРЫН ЭШКӘРТҮ МАКСАТЛАРЫ

3.1. Сайт бары тик Кулланучы сервисына кирәкле мәгълүматларны гына җыя.

3.2. Сайт Кулланучының Шәхси мәгълүматларын түбәндәге максатларда эшкәртә: 

- билгеле сервисларны кулланганда Кулланучыны идентификацияләү;

Кулланучының сорауларын, бәяләмәләрен, тәкъдимнәрен эшкәрткәндә;

рәсми сорау (запрос) һәм белдерүләрне (уведомление) исәптә тотып, Кулланучы белән кире элемтәне булдыру;

Кулланучы тәкъдим иткән шәхси мәгълүматларның тулы булуын раслау.

ШӘХСИ МӘГЪЛҮМАТЛАРНЫ ЭШКӘРТҮ ҺӘМ АЛАРНЫ ӨЧЕНЧЕ ЗАТЛАРГА ТАПШЫРУ ШАРТЛАРЫ

4.1. Кулланучы тарафыннан ирекле төстә үзе турында мәгълүмат чикләнмәгән затларга рөхсәт ителү очрагыннан кала, Кулланучының шәхси мәгълүматларына карата конфиденциальлек саклана. Аерым сервисларны файдаланган очракта, Кулланучы шәхси мәгълүматларының бер өлешенең башкалар өчен гомуми кулланылышта булуы белән ризалаша.

4.2   Кулланучының шәхси мәгълүматлары  27.07.2006 елның  “Шәхси мәгълүматлар турында”152 нче санлы Федераль законы нигезендә каралган законлы юллар белән  эшкәртелә.

4.3  Кулланучының шәхси мәгълүматларын саклау максатыннан һәм өченче затлар тарафыннан шәхси мәгълүматларны законсыз яисә ялгышып куллануы, юк итүе, үзгәртүе, күчермәсен алуы, таратуы һәм башка законсыз гамәлләр куллануыннан Сайт администрациясе тиешле техник чаралар күрә. 

4.4 Кулланучының язма рөхсәтеннән башка Сайт администрациясенә шәхси мәгълүматларны таратмау вазыйфасы йөкләнелә, шулай ук РФ законнары тарафыннан каралмаган юллар белән  аларны сату, алыштыру, нәшер итү рөхсәт ителми (4.1 пунктыннан кала).

4.5. Сайт администрациясе алынган мәгълүматны 2 нче бүлектә күрсәтелгән конфиденциальлек Сәясәтендә күрсәтелгән максатларда гына куллана.

COOKIE ФАЙЛЛАРЫ

Сайтны кулланганда Сезнең өчен күбрәк мөмкинлекләр тәкъдим итү максатыннан, Сookie файлларын файдаланабыз. Сookie файллары - компьютер яки мобиль җайланмада вакытлыча саклана торган мәгълүматларның зур булмаган фрагментлары, алар сайтның нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итә.

Сookie файллары эчтәлегендә Сезнең хакта бернинди дә шәхси мәгълүмат юк һәм алар аерым кулланучының идентификациясе өчен файдалана алмый. Сookie файллары җайланмагызда сакланган аноним номерны хәтерләтүче  уникаль идентификаторны  үз эченә ала. Кайбер файллар сайтта эшләү сеансы тәмамланганнан соң юкка чыга; калганнары Сезнең компьютерда озаграк вакытка саклана.

ӨСТӘМӘ ШАРТЛАР

6.1 Сайт администрациясе чын конфиденциальлек Сәясәтенә Кулланучы ризалыгыннан башка үзгәрешләр кертүгә хокуклы.

6.2. Конфиденциальлек Сәясәтенең яңа редакциясе тарафыннан башка үзгәрешләр каралмаса, Конфиденциальлекнең яңа Сәясәте Сайтка урнаштыру вакытыннан алып үз көченә керә.

6.3. Сайтта урнаштырылган Кулланучыларның бәяләмәләре конфиденциаль мәгълүмат түгел, һәм алар сайт Администрациясе тарафыннан чикләүләрсез файдаланыла ала.