Перинаталь үзәк
Перинаталь үзәк бала табарга ярдәм итү учреждениеләренең икенче дәрәҗәсенә карый һәм башлыча авыр контингентка керүче йөкле хатын-кызларга, яңа туган балаларга акушерлык, гинекология, неонатология, анестезиология, реанимотология өлкәсендә махсус, югары технологияле стационар ярдәм күрсәтә. Перинаталь үзәк Яр Чаллы шәһәренә һәм Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш районнарына хезмәт күрсәтә. Үзәк 298 урынга исәпләнгән, 7 бала табу, 3 операция ясау заллары бар. Ел саен 7 меңгә якын йөкле хатын-кызга ярдәм күрсәтә.

Эш режимы – тәүлек дәвамында
Белешмә өчен телефон: +7(8552) 58-80-50
Ашыгыч госпитальләштерүнең кабул итү бүлмәсе телефоны: +7(8552) 58-81-58
Планлы госпитальләштерүнең кабул итү бүлмәсе телефоны: +7(8552) 58-83-12
