Педиатр
Педиатр консультациясе
Табиб-педиатр – баланың төп докторы. Сез педиатрга баланың сәламәтлегенә, үсешенә, туклануына кагылышлы барлык сорауларны бирә, табиб белән бергә сабыйны диспансерлаштыру планын төзи аласыз. Кабул итү вакытында табиб барлык проблемаларны, шикаятьләрне тыңлый, баланы ашыкмыйча карый, кирәк булса өстәмә тикшерүләр билгели, башка табибларга консультациягә җибәрә, дәвалану билгели һәм алга таба кабул итү графигын төзи, шулай ук ата-аналарның барлык сорауларына җавап бирә. Кабул итү вакытында табиб баланы күзәтергә, аның физик һәм психоэмоциональ үсеше дәрәҗәсе бала яшенә туры килүен билегләргә өлгерә.
Табиб-педиатрга нинди ешлык белән йөрергә?
Баланың туганнан алып беренче ае – яңа туган балалык чоры. Бу чор баланың сәламәтлеген тикшерү һәм сабыйда булырга мөмкин нәселдән килүче авыруларны ачыклау вакыты. Табиблар яңа туган баланың сәламәтлеген җентекләп күзәтә. Беренче айда 2-3 тапкыр табиб тикшерүен планланлаштыру зарур. Әгәр бала вакытыннан алда туган, аның тумыштан тайпылышлары бар һәм беренче 4 атна эчендә авырган икән, табибта ешрак булырга кирәк.
Табиб иң элек баланың хәрәкәтчәнлеген, үз-үзен тотышын күзәтә, яшь үзенчәлекләренә туры килү-килмәвен ачыклый, аннары тән өслеген, тире асты күзәнәкле тукыманы тикшерүгә күчә, сөяк һәм мускул скелеты үсешен билгели. Бу чорда табиб, әлбәттә, баланың буен, авырлыгын үлчи, үлчәмнәрнең нормаларга туры килүен билгели. Соңыннан табиб баланы борчыган органнарны һәм системаларны тикшерүгә күчә. Тәҗрибәле педиатр баланы игътибар белән һәм ашыкмыйча карый, җентекләп өйрәнә. Кабул итүнең бер өлеше баланы карау, имезү, тукландыруга кагылышлы ата-аналарның сорауларына җавап бирү өчен каралган.
Балага бер ай тулгач та, яңа туган сабыйны тикшергән вакыттагы кебек процедуралар үткәрелә. Антропометрик параметрлар алына: буй, авырлык һәм баш әйләнәсе үлчәнә. Баланың рефлекслары, хәрәкәтләре, шул исәптән баш хәрәкәте дә тикшерелә. Табиб матдәләр алмашы белән бәйле тумыштан килгән яки генетик тайпылышлар аныклану-аныкланмавын карый. Йөрәкнең тумыштан килгән зәгыйфьлеге яки тавыш булуын ачыклау өчен йөрәкне тыңлап карау бик мөһим. Табибта булган вакытта баланың әйләнә-тирә мохиткә реакциясе һәм хәрәкәт итү үсеше бәяләнә. Табиб-педиатр кирәк дип санаса, баланы башка юнәлеш табибларына күренү графигын, анализлар бирү гарфигын төзи, инструменталь тикшерүләргә җибәрә, шулай ук имезү буенча консультация үткәрә. Бер яшь дәвамында педиатрга баланы ай саен күрсәтү зарур. Баланың үсешен, булырга мөмкин тайпылышларын ачыклау һәм даими күзәтү өчен бу җитәрлек санала. Шулай ук барлык үлчәмнәр алына, рефлекслар тикшерелә, баланы тукландыруга һәм йокысына карата барлык сораулар хәл ителә. Табиб алты ай тулганнан соң сабыйның тешләре ничек чыгуын күзәтә, ата-аналар белән бергә киңәшләшеп имезүгә өстәп башка туклану азыклары кертү сораулары хәл ителә. Ике-өч яшьтә профилактик максатларда табиб-педиатрга елына 4 тапкыр, өч яшьтән соң – елына 1-2 тапкыр күренергә кирәк.
Игътибар итегез!
- Әгәр балагызның температурасы югары булса;
- Әгәр балада борын томалану, тамак карлыгу, тәнендә тимгелләр, ютәл күзәтелсә;
- Әгәр бала эчендәге авыртуларга зарланса
Үз белдегегез белән дәваламагыз, белгечкә мөрәҗәгать итегез!
Табиб-педиатр кабул итүенә ничек әзерләнергә?
Бала тыныч һәм кәефе яхшы булганда гына сыйфатлы педиатр тикшерүе үткәрергә мөмкин. Шуңа күрә зуррак яштәге балаларга өйдә хастаханә турында сөйләргә, табиблы уйнап карарага мөмкин. Күкрәк яшендәге балаларны йокылы хәлдә алып килү хәерле. Баланы әкрен генә чишендергән вакытта, табибка үзегезне борчыган сорауларны биреп өлгерә аласыз. Кием җиңел салынсын һәм киелсен өчен, сабыйны ничек киендерәчәгегезне алдан уйлагыз. Салкын вакытта бина эченә керү белән үк баланы чишендеререгә ашыкмагыз, бала бүлмә температурасына ияләшсен, ә сезнең кулларыгыз җылынсын.
Авыруны вакытында ачыклау өзлегүләр килеп чыгу рискын киметеп кенә калмый, дәвалану һәм тернәкләнү вакытын да киметә.
Табиб-педиатрга +7(8552)306002 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Беренчел консультация алу – 800 сум.
Икенчел консультация алу – 500 сум*.
Түбәндәге табиблар кабул итә:
Табиб-педиатр Степанюк Нина Анатолий кызы
Табиб-педиатр Шартынова Валентина Алексей кызы
Табиб-педиатр Исмәгыйлева Әлфия Юрис кызы
Табиб-педиатр Степаненко Анна Геннадий кызы
*Табиб-белгечтә беренчел консультация узуы турында раслаучы документ күрсәтү шарты белән, беренчел кабул итүдән соң 1 ай дәвамында пациентка икенче тапкыр кабул итү оештырыла.
