Амбулатор хоспис хезмәте
Балалар медицина реабилитациясе бүлеге базасында өй шартларында амбулатор-хоспис ярдәме күрсәтү максатыннан күчмә бригада оешты. Ул үз эшен 2012 нче елның 1нче мартыннан башлады. Әлеге бригаданың Дәүләт Гарантияләре программасына кертелгән йортларга чыгулар саны елына 720 тәшкил итә.
Күчмә бригада составында - табиб-педиатр Шакирова Г.У. һәм Казан шәһәренең балалар республика клиник хастаханәсенең (ДРКБ) онкогематология бүлегендә стажировка үткән шәфкать туташы Вихорева Т.В. эшлиләр. Күчмә бригада катлаулы формалы авыру балаларга медицина, социаль, психологик ярдәм күрсәтә, һәрбер гаилә белән эш алып барыла, табиб һәм шәфкать туташы визитларының кирәклеге билгеләнә. Өй шартларында туганнар белән эшләү нәтиҗәсендә, күчмә бригада инвалид баланың якыннарын “тормышка кайтара”.
Психологик һәм социаль ярдәм күрсәтүгә башка оешмалар да җәлеп ителә. Амбулатор-хоспис хезмәте белгечләре участок педиатры белән берлектә эшли. Тормыш сыйфатын яхшырту һәм уңайлыклар тудыру максатыннан түбәндәге ярдәм итү төрләре башкарыла:
Өй шартларында табиб ярдәме – авыруның хәлен бәяләү, аны карау, тукландыру сыйфатын контрольдә тоту, авыруны карауга һәм туклануга үзгәрешләр кертү хаҗәтен бәяләү һ.б.;
Авыру баланы өйдә карау өчен шәфкать туташы патронажы оештыру (бәвел савытын карау, катетерны алыштыру, клизма кую, бәй салу, тәннең чиләнгән урыннарын эшкәртү һ.б.)
Туганнарны авыруны карау күнекмәләренә өйрәтү: гигиена кагыйдәләрен үтәү, дөрес туклануны саклау, тышка чыгуны контрольдә тоту, тән чиләнүне кисәтү, өй шартларында дезинфекция кагыйдәләре, җиһазлар белән эшләү (кислородлы концентратор, өске сулау юлларын лайлалардан арындыру өчен суырткычлар һ.б)
Пациентка һәм аның гаиләсенә түләүсез ярдәм күрсәтүдә волонтерлар эше.
