Балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор-хоспис ярдәме бүлеге
Балалар медицина реабилитациясе бүлеге - “Кама балалар медицина үзәге” Сәламәтлек саклауның дәүләт автоном учреждениесенең структур бүлекчәсе.
Бүлекнең төп бурычы – бала организмының бозылган функцияләрен торгызучы дәвалау-сәламәтләндерү чараларын тәртип буенча үткәрү һәм дәвалау нәтиҗәләрен ныгыту.
Тернәкләндерү буенча медицина ярдәменә түбәндәгеләр керә:
1. Стационар дәваланудан соң бүлек шартларында авыруларны дәвалап бетерү.
2. Интенсив амбулатор дәваланудан соң саулыкны торгызу.
3. Авыру һәм инвалидларны тернәкләндерү.
4. Риск төркемендә торучыларны сәламәтләндерү.
Максат – организмның саклау-яраклаштыру реакциясен активлаштыру.
Организм функцияләрен торгызу яки компенсацияләү, ремиссия вакытын арттыру, авыру үсешен әкренәйтү һәм медицина реабилитациясенең бер этапы буларак инвалидлыкны кисәтү.
Бүлек 60 балага исәпләнгән: 45 урын – көндезге, 15 урын – тәүлек дәвамында булу өчен каралган.
Бүлек базасында патронаж хезмәте карамагында 30 бала булган амбулатор хоспис хезмәте эшли.
Белешмәләр 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр +7(8552)58-83-26 телефоны аша кабул ителә.
