КБМҮ ТУРЫНДА
Сыйфат буенча сәясәт принциплары:
Сәясәтнең гамәлдәге принциплары ДАССУ “КБМҮ” хезмәткәрләре эше белән җитәкчелек итә, чөнки нәкъ хезмәткәрләрнең эше турыдан –туры яки турыдан-туры булмаган рәвештә күрсәтелүче медицина хезмәте сыйфатына һәм пациентларның куркынычсызлыгына бәйле.
Бу принциплар үз эченә түбәндәгеләрне ала:
Пациентның ихтияҗларын канәгатьләндерүгә ориентлашкан булу;
Күрсәтелүче медицина ярдәменең даими үсешенә юнәлдерелгән булу;
Медицина ярдәме һәм пациентлар куркынычсызлыгының сыйфатын берөзлексез арттыру эшенә һәрбер хезмәткәрнең шәхси катнашуын мотивлаштыру;
Медицина ярдәме һәм пациентлар куркынычсызлыгының сыйфаты өлкәсендәге проблема һәм мәсьәләләрне чишүгә системалы якын килү;
Финанс чараларны янга калдыру максатыннан энергоресурслардан файдалануны киметү.
Төп бурычлар:
- Медицина ярдәме һәм пациентлар куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә сыйфат стандартларын эшләү һәм кертү;
- Сыйфат белән идарә итүнең гомуми принципларына һәм ГОСТ ISO 9001 стандартына нигезләнгән сыйфат менеджменты системасы нәтиҗәлелеген даими күтәрү һәм энерго-нәтиҗәлелекне яхшырту;
- Ышаныч һәм партнерлык, үзара файдалы хезмәттәшлеккә корылган мөнәсәбәтләр булдыру;
- Укулар аша хезмәткәрләргә һөнәри осталыкларын арттыруга мөмкинлек бирү;
- Инцидентлар кабатлануны булдырмау һәм аларны анализлау максатыннан, хезмәткәрләрнең үз хаталарын аңлап, алар турында хәбәр итүләренә теләктәшлек күрсәтү;
- Медицина хаталарын тикшерү, анализлау һәм аларны булдырмау буенча эш алып бару;
- Дару препаратлары, җиһазлар, инструментлар, реагентлар, коммуналь хезмәтләр белән берөзлексез тәэмин итү;
- Персонал, пациентлар, учреждениеләргә килүчеләрнең милкен һәм куркынычсызлыгын саклауны тәэмин итү;
- Медицина учреждениесендә хезмәткәрләр һәм пациентлар булу вакытында чисталыкны саклау һәм уңайлык булдыру.
