Консультатив-диагностика үзәге (ДДЦ)
Консультация бирү-диагностика бүлеге (Балалар диагностика үзәге) балаларга югары квалификацияле консультация бирү һәм медицина ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнә. Моннан тыш эксперт функцияләрен дә үти.
Төп бурыч – госпитальгә кадәрге этапта диагностика күләмен һәм сыйфатын арттыру, амбулатор-шифаханә уреждениеләрендә дәвалау-диагностика эшен заманча дәрәҗәдә оештыру мөмкинлекләрен киңәйтү, койка фондын файдалану нәтиҗәлелеген арттыру. Балалар диагностика үзәге эксплуатация һәм техник куркынычсызлык таләпләренә һәм кагыйдәләренә җавап бирүче бүлмәләре булган бинада урнашкан.

Түбәндәге структур бүлекчәләре бар:
- табиб-белгечләр (педиатр, невролог, иммунолог-аллерголог, балалар эндокринологы, отоларинголог, балалар гинекологы, балалар кардиологы, гастроэнтеролог) кабул итә торган консультация бирү бүлекчәләре;
- нурланышлы диагностика бүлмәләре (рентгенология һәм ультратавыш);
- эндоскопия бүлмәсе;
- йөрәк-кан тамыры авыруларын функциональ диагностикалау бүлмәләре (ЭКГ, ФКГ), сулыш (ФВД), нерв (ЭЭГ, РЭГ), мускул тукымалары (ЭМГ), бәвел чыгару юллары ситемалары;
- биохимия, гематология һәм иммунология тикшеренүләре өчен клиника- диагностикалау лабораторияләре бүлекчәләре;
- клиника-эксперт һәм оештыру-методик эш бүлмәсе;
- теркәлү.
Бүлек мөдире – югары категорияле табиб-педиатр - Баһаветдинова Эльмира Гамир кызы
Теркәлү телефоны: +7(8552)51-24-08, 8.00 - 15.00 сәг.
Бүлектә сәламәтлек саклау идарәсеннән штаттан тыш белгеч - Сәлимуллина Р.Х. эшли. 2002 нче елдан бүлектә уңышлы гына “Шикәр авыруы шәһәр мәктәбе” эшләп килә.
Медицина хезмәткәрләренең югары дәрәҗәдәге квалификациясе һәм эшнең рациональ оештырылуы пациентларның 40 процентына бер көн эчендә тикшерү үтәргә мөмкинлек бирә. Белгечләр һәрдаим балаларның сәламәтлеге торышын бәяләү максатындагы тикшеренүләр буенча төбәк һәм шәһәр программаларында катнаша.
Үзәктәге белгечкә язылу өчен участок табибы яки җирле шифаханә бүлгеннән юллама таләп ителә. Табиб-консультант диагностика бүлегендә үтәргә мөмкин булган тикшеренүләр билгели. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә диагноз куела, дәвалау билгеләнә һәм шифаханә белгечләренә рекомендацияләр языла. Тиешле дип табылса, баланы шушы ук бинада урнашкан көндезге хастаханәгә яткыралар.
