Сервис хезмәтләре
«Кама балалар медицина үзәге» Перинаталь үзәк стационарында түләүле шартларда түбәндәге өстәмә сервис хезмәтләре тәкъдим ителә:
- «Комфорт» сервис хезмәтләре пакеты
- «Люкс» сервис хезмәтләре пакеты
- “1 эчендә 4” өстәмә көнкүреш хезмәтләре күрсәтү
- “1 эчендә 3” өстәмә көнкүреш хезмәтләре күрсәтү
Бала тапканнан соң беренче һәм аннан алдагы тәүлекләрдә ир яки башка туган белән палатада булу.
Тулырак мәгълүматны +7(8552)51-09-55 +7-986-931-80-49 телефоннары буенча алырга мөмкин.
«Комфорт» сервис хезмәтләре пакеты
Өстәмә сервис хезмәте пациент теләге буенча түләүле нигездә тәкъдим ителә. Әлеге хезмәт пациентка бала тудырган вакытта һәм бала табудан соң хастаханәдән чыгаруга кадәрге вакытта комфортлы шартлар тәкъдим ителүгә юнәлдерелгән.
- Өч урынлы палатада көнкүреш техникасын куллану. Палатада суыткыч, микродулкынлы мич, электр чәйнеге урнаштырылган. Палатада душ һәм бәдрәф бар.
- Өстәмә инвентарьләр кулланып шәхси бала тудыру залларында бала табу.
- Бала тапканнан соң хатын-кыз палатада яңа туган бала белән бергә ятарга, яки ял итәсе килгән очракта, баласын шәфкать туташлары карамагына тапшыра ала. Алар баланы яңа туган балалар бүлегендә караячак.
- Бала тапканнан соңгы чорда табиб-акушер-гинеколог табиб-неонатолог пациентны планлы режимда тәүлегенә 2 тапкыр күзәтәләр.
- Бала тапканнан соңгы чорда акушер һәм шәфкать туташы пациентны һәм яңа туган баланы планлы режимда тәүлегенә 2 тапкыр күзәтәләр.
- Палаталар көн саен кимендә ике тапкыр җыештырыла.
- Урын-җир, тастымаллар 3 көнгә 1 тапкыр алыштырыла.
Хезмәт күрсәтү бәясе – 20 000 сум.
«Люкс» сервис хезмәтләре пакеты
Өстәмә сервис хезмәте пациент теләге буенча түләүле нигездә тәкъдим ителә. Әлеге хезмәт пациентка бала тудырган вакытта һәм бала табудан соң хастаханәдән чыгаруга кадәрге вакытта комфортлы шартлар тәкъдим ителүгә юнәлдерелгән.
- Бер урынлы палатада шәхси көнкүреш техникасын куллану. Палатада суыткыч, телевизор, микродулкынлы мич, электр чәйнеге урнаштырылган. Душ һәм бәдрәф - ике палатага.
- Өстәмә инвентарьләр кулланып шәхси бала тудыру залларында бала табу.
- Бала тапканнан соң хатын-кыз палатада яңа туган бала белән бергә ятарга, яки ял итәсе килгән очракта, баласын шәфкат туташлары карамагына тапшыра ала. Алар баланы яңа туган балалар бүлегендә караячак.
- Бала тапканнан соңгы чорда табиб-акушер-гинеколог табиб-неонатолог пациентны планлы режимда тәүлегенә 2 тапкыр күзәтәләр.
- Бала тапканнан соңгы чорда акушер һәм шәфкать туташы пациентны һәм яңа туган баланы планлы режимда тәүлегенә 2 тапкыр күзәтәләр.
- Палаталар көн саен кимендә ике тапкыр җыештырыла
- Урын-җир, тастымаллар 3 көнгә 1 тапкыр алыштырыла.
Хезмәт күрсәтү бәясе – 27 500 сум.
Йөклелек патологиясе бүлеге палатасында өстәмә көнкүреш хезмәтләре тәкъдим итү
Өстәмә сервис хезмәте пациент теләге буенча түләүле нигездә тәкъдим ителә.
Барлык палаталар да югары дәрәҗәдәге уңайлыклар белән ике урынга исәпләнгән. Иркен, якты палаталарга уңайлы махсуслаштырылган җиһазлар һәм өстәмә көнкүреш техникасы урнаштырылган. Душ һәм бәдрәф ике палатага исәпләнгән.
Хезмәт күрсәтү бәясе – 1 көнгә -1 урын – 600 сум
Бала тапканнан соң бүлек палатасында өстәмә көнкүреш хезмәтләре тәкъдим итү
Өстәмә сервис хезмәте пациент теләге буенча түләүле нигездә тәкъдим ителә.
Иркен, якты палаталарга уңайлы махсуслаштырылган җиһазлар һәм өстәмә көнкүреш техникасы урнаштырылган. Душ һәм бәдрәф - палатада.
“1 эчендә 3” көнкүреш хезмәтләре – өч урынлы палатада өстәмә көнкүреш техникасын куллану (суыткыч, микродулкынлы мич, электр чәйнеге). – 3500 сум (хастаханәдә булу дәвамында)
“1 эчендә 4” көнкүреш хезмәтләре – бер урынлы палатада өстәмә көнкүреш техникасын куллану (телевизор, суыткыч, микродулкынлы мич, электр чәйнеге). – 6600 сум (хастаханәдә булу дәвамында)
Бала тапканнан соң беренче һәм аннан алдагы тәүлекләрдә ир яки башка туган белән палатада булу
Өстәмә сервис хезмәте пациент теләге буенча түләүле нигездә тәкъдим ителә.
Хезмәт аерым тәкъдим ителми, ә башка сервис хезмәтләренә өстәмә булып тора.
Хезмәт бала тапканнан соң бүлектәге палатада беренче һәм аннан алдагы тәүлекләрдә ир яки башка туган белән булуга нигезләнгән.
- Хезмәт махсус палатада тәкъдим ителә.
- Өстәмә көнкүреш техникасын куллану (телевизор, суыткыч, микродулкынлы мич, электр чәйнеге).
- Шәхси душ һәм бәдрәф.
- Ир (туган) палатасында туклану оештыру.
Хезмәт алдан язылу буенча күрсәтелә.
Хезмәт өчен түләү тәүлек саен башкарыла
Стоимость услуги :
Хезмәт бәясе:
беренче тәүлек – 8 000 сум.
һәр чираттагы тәүлек – 2 000 сум
