Офтальмолог
Офтальмолог консультациясе
Күз – иң мөһим сизү органы, аның аша балагыз дөньяны танып белә. Күз органнарының шактый авырулары сизелми үсеш ала, һәм тормыш сыйфатының кимүенә китерә, ә кайчак тулаем күрү сәләте югалырга мөмкин. Шуңа күрә балалар офтальмологы балагызны туганнан алып чыгарылыш сыйныфны тәмамланганчы күзәтергә тиеш. Балалар офтальмологы диагностика үткәрә, күрү сәләте бозылуларны, күз алмасы авырулары, күз яше органнары һәм конъюнктивларны (күзнең лайлалы тышчасы) кисәтә һәм дәвалый, шул исәптән инфекция һәм аллергия сәбәпле барлыкка килгән күз авыруларын да. Балалар офтальмологы баланы күрү системасы коррекцияләргә яхшы бирелүчән чорда күзәтә башлый. Күрү органнары формалашу12-14 яшькә кадәр дәвам итә, әлеге чорны кулдан ычкындырмау мөһим, шуңа күрә даими профилактик тикшеренүләр кирәк.
Табиб-педиатрга нинди ешлык белән йөрергә?
Сәламәт, вакытында туган сабыйны беренче тапкыр күз табибына 2 айлык вакытта алып киләләр. Табиб күрү сәләте тәртиптәме, дөрес үсеш аламы, кылыйлык юкмы икәнлеген тикшерә. 34-35 атналык булып туган сабыйларда ретинопатия – начар күрүчәнлеккә һәм сукыраюга китерә торган авыру үсеш алырга мөмкин. Шуңа күрә окулист аларны 1-1,5 айлык вакытта ук карый, һәм 3-5 айлык булганчы, ике атна саен күзәтеп тора. Алга таба күз табибына профилактик максатларда 1 яшь тулгач, 3 яшьтә (балалар бакчасына барганчы), 5-7 яшьтә (мәктәпкә керер алдыннан) күренергә кирәк. Мәктәптә уку чорында офтальмолог консультациясе ел саен таләп ителә. Бу - күрү аппаратына йөкләнеш артуга бәйле. Алынган мәгълүматлар нигезендә офтальмолог медикаментоз дәвалану яки физиопроцедуралар комплексы билгели, күзлек сайларга ярдәм итә яки күрү сәләтен ныгыту өчен профилактик күнегүләр киңәш итә.
Игътибар итегез!
- әгәр балагызга 2 айдан артык һәм күздән 15-20 см ераклыкта хәрәкәт итүче предметлар артыннан күзәтү рефлексы булмаса;
- әгәр балада кылыйлык күзәтелсә;
- әгәр бала бик еш күзен ышкыса һәм уаласа;
- әгәр күзләреннән эрен яки яшь агу күзәтелсә;
- әгәр балада яктылыктан курку күзәтелсә;
- арпа чыкса;
- баш җәрәхәте булса;
- бер яки ике күзе дә тулысынча йомылмаса
Сезгә офтальмолог белән киңәшләшергә кирәк!
Офтальмолог кабул итүенә өчен ничек әзерләнергә?
Бала тыныч һәм яхшы кәефтә булган очракта күз табибы сабыйга сыйфатлы тикшерү үткәрә алачак. Шуңа күрә өлкәнрәк балаларга офтальмолог турында сөйләргә, уен формасында күз күремен ничек тикшерүләре, табиб авырттырмаячак икәнлеге хакында аңлатырга мөмкин, шул рәвешле, бала күз табибына бернинди куркусыз рәхәтләнеп йөриячәк.
Күз табибы тикшерүен иртәрәк үтү, авыруларны кисәтергә, булган очракта нәтиҗәле дәвалану курсы билгеләргә һәм операцияләрне булдырмый калырга ярдәм итәчәк.
Табиб-офтальмологка +7(8552)306002, +7(8552)306007 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Беренчел консультация алу – 800 сум.
Икенчел консультация алу – 500 сум*.
Түбәндәге табиблар кабул итә:
Табиб-офтальмолог Гарифуллин Ленар Мөнир улы
Табиб-офмальмолог Газизова Гөлнара Рәис кызы
*Табиб-белгечтә беренчел консультация узуы турында раслаучы документ күрсәтү шарты белән, беренчел кабул итүдән соң 1 ай дәвамында пациентка икенче тапкыр кабул итү оештырыла.
