Яралгыны антенаталь саклауның районара бүлеге (йөкле хатыннарны скрининглау, УЗИ)
2012 нче елның январеннән “Пренаталь (тууга кадәр) бала үсешенең тумыштан килүче кимчелекләрен диагностикалау” 330 нчы санлы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә “Кама балалар медицина үзәге” ДАССУ базасында районара (республика) пренаталь диагностика үзәге (ПДҮ) эшли башлый.
Үзәк Татарстан Республикасында карындагы бала үсеше тайпылышларын диагностикалауны оештыруны камилләштерү, яшь бала үлеме һәм үле килеш туу очракларын киметү максатыннан ачылды. 2022 елда үзәкнең исеме "Яралгыны антенаталь саклауның районнар ара бүлеге" дип үзгәртелә (алга таба ЯАСРАБ).
ЯАСРАБ белгечләре Яр Чаллы һәм Тукай районында яшәүчеләр өчен йөклелекнең 11-14 атналык чорында ультратавышлы скрининг үткәрә, яралгының РАРР-А һәм В-ХГЧ хромосом тайпылышлары сыворотка маркерлары биохимик пренаталь скринингы өчен кан алалар.
Көн саен скринингны 35 йөкле хатын-кыз уза. Кан анализлары саклану һәм бер урыннан икенче урынга күчерү кагыйдәләре катгый үтәп, тикшерүләрне “Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә” ДАССУ җибәрелә.
Патологиянең югары рискы ачыкланса, йөкле хатын-кыз “Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә” медик-генетик консультациягә җибәрелә. Яралгының хромосом патологиясенә шик булса, биредә инвазив пренаталь тикшерү үткәрелә.
ЯАСРАБ бурычы – яралгыда үсеш тайпылышларын (Даун, Эдвардс, Патау синдромнарын) вакытында ачыклау, Татарстан Республикасында үсешендә тайпылышлары булган һәм кимчелекләр нәтиҗәсендә үлемгә китергән очракларны кисәтү.
ЯАСРАБ җитәкчесе – УЗИ табиб-эксперты, УЗД буенча югары квалификацияле категория табибы, медицина фәннәре кандидаты Хәмидуллина Фәридә Назим кызы.
УЗИ табиб-экспертлары:
Фарваева Валентина Владимир кызы
Гагаркина Наталья Леонид кызы
Рожковская Полина Виктор кызы
УЗи табиб-экспертлары Яралгы Медицинасы Фонды (FMF) Сертификатына ия. Әлеге сертификатлар табибның югары һөнәри дәрәҗәсен исбатлаучы документлар булып тора.
FMF катгый һәм төгәл рекомендацияләр булдырды, аларны УЗИ-тикшерү үткәрүче һәрбер табиб үтәргә тиеш.
Сертификатка ия булу өчен, доктор теория буенча имтихан бирергә һәм квалификациясен расларга тиеш.
FMF сертификатына ия булучы табиблар ел саен аттестация узалар. Шул рәвешле Фонд медицина хезмәткәрләренең белемгә омтылышын һәм күнекмәләре камилләштерүен стимуллаштыра.
Заманча пренаталь диагностика (югары үсеш алган илләрдә аны “яралгы медицинасы” дип атыйлар) мөстәкыйль өлкә булып формалашты. Ультратавышлы сканлаштыру, хорион биопсиясе, амниотик сыеклыкны тикшерү кебек иң прогрессив, төгәл методлар кулланып, пренаталь медицинасы табиблары яралгы үсеше һәм торышы турында мөһим мәгълүмат ала.
FMF методика һәм тәкъдимнәрен куллану яралгы үсешенең тупас тайпылышларын, хромосома аномалияләрен төгәл итеп билгеләргә ярдәм итә.
Эш вакыты: 8.00-15.00
Телефон +7 (8552) 58-83-56
