Уролог
Уролог консультациясе
Балалар урологы яралгы чорыннан алып җенси өлгергәнлек вакытына кадәрге ирләр һәм хатын-кызларның бәвел-җенси һәм бәвел чыгару системасы органнарының төзелеше, дөрес үсеше һәм эшчәнлеген өйрәнү белән шөгыльләнә. Әлеге өлкә дөрес түгел үсеш, инфекция, нейроген дисфункцияләр һәм башка күптөрле факторлар тудырган тумыштан, нәселдән һәм яшәү дәверендә барлыкка килгән күпсанлы авыруларны диагностикалау, дәвалауны һәм кисәтүне үз эченә ала. Бәвел-җенси әгъзалар системасы карындагы үсеш чорында барлыкка килүче төрле зарарлаучы факторларга бик бирешүчән. Инде тугызынчы атнадан ук яралгыда бөерләр эшли башлый. Уронефрологик патологияләре булган балалар шактый күп. Участок педиатрына күренергә килгән һәр дүртенче балада бәвел-җенси системасында тайпылышлар ачыклана. Бөерләр, бәвел бүлеп чыгару юлларындагы авырулар еш кына көнкүрештәге фикерләргә туры килми. Шунлыктан күпләр белгечләргә соң мөрәҗәгать итә, бу исә дәвалауны да кичектерә. Шуңа күрә авыруны иртә ачыклау һәм вакытында дәвалый башлау аеруча мөһим. Нәкъ менә бу яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бәвел бүлеп чыгару вакытында төрле тайпылышлар булган балалар махсус тикшерүне таләп итә.
Ир җенес әгъзасы япмасын кисеп алу яки циркумцизия (circumcisio preputii) – иң киң таралган операцияләрнең берсе. Әлеге операция вакытында җенес әгъзасы башын каплап торган тирене кисеп алалар. Исәпләүләр буенча, дөньяда һәр бишенче ир-атны сөннәтлиләр. Бу операция мөселман һәм яһүдиләр яшәгән илләрдә киң таралган. Циркумцизия медицина, дини яки эстетик фикерләргә нигезләнеп үткәрелергә мөмкин. Медицина күрсәтмәләренә килгәндә, сөннәтләү, фимоз – җенес әгъзасы япмасының тар булуы сәбәпле башкарыла. Заманча хирургия һәм балалар урологиясе тумыштан һәм яшәеш дәверендә барлыкка килгән бөер һәм бәвел бүлеп чыгару юллары һәм шулай ук ир-ат җенес әгъзалары авыруларын оператив дәвалауда зур уңышларга иреште. Балалар урологиясе диагностика методикаларын камилләштерү белән генә түгел, хирургия юлы ярдәмендә дәвалауны үстерү белән дә алга бара.
Игътибар итегез!
- әгәр балагызның сидек төсе, исе, микъдары, бәвел бүлеп чыгару ешлыгы үзгәрүен сизсәгез;
-әгәр бәвел бүлеп чыгарганда бала авыртуга зарланса;
-әгәр баланың ата-анасы яки туганнарының берәрсе бөер яки бәвел бүлеп чыгару юллары авырулары белән авырса;
- әгәр бала эче яки бил турысындагы авыртуларга зарланса, һәм әлеге авыртулар косу белән бер вакытта булса;
- әгәр балада бәвел тота алмау күзәтелсә;
Сезгә уролог белән киңәшләшергә кирәк!
Шунсын истә тотарга кирәк, авыру билгеләре булмау сәламәт дигән сүз түгел. Балалар урологы белән киңәшләшергә кирәк. Ир балаларның киләчәк сәламәтлеге ата-аналардан тора. Алар бәвел бүлеп чыгару системасының физиологиясе һәм чисталыгына аеруча игътибар бирергә тиеш. Авыруларны булдырмау һәм кисәтү өчен балалар урологына язылырга кирәк. Табиб төгәл диагностика үткәрәчәк һәм патологияләрне ачыклаячак яки аларның булмавын тәгаенләчәк.
Табиб-урологка +7(8552)306002 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Беренчел кабул итү – 800 сум.
Икенчел кабул итү - 500 сум*
Түбәндәге табиблар кабул итә:
Табиб-уролог Фадеев Александр Иван улы
Табиб-уролог Николаев Владимир Виктор улы
* Табиб-белгечтә беренчел консультация узуы турында раслаучы документ күрсәтү шарты белән, беренчел кабул итүдән соң 1 ай дәвамында пациентка икенче тапкыр кабул итү оештырыла.
