Хирург
Хирург консультациясе
Балалар хирургы башлыча чираттагы авырулар белән очраша: төрле бүсер һәм куышлар (свищи), җәрәхәтләр һәм яралар, баткак тырнак, эчәклек аномалияләре, полиплар, чуаннар, папилломалар, һәм малайларга гына хас авырулар. Хирург, кечкенә пациент һәм аның әти-әниләре белән очрашу анамнез җыюдан башлана. Табиб баланың үзеннән һәм әти-әниләреннән авыруның ничек башлануы, билгеләре нинди булуы хакында сораштыра. Кайчак бары тик дөрес итеп җыелган анамнез төгәл диагноз куярга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә бала һәм әти-әниләрнең авыру турында тәфсилләп сөйләве, табиб сорауларына төгәл һәм җентекләп җавап бирүләре бик мөһим. Анамнез җыюдан соң табиб баланы тикшерүгә күчә. Әмма шуны истә тотарга кирәк, нинди генә тикшерү үткәрелсә дә, моның өчен саллы нигез булу кирәк. Нәни пациент тулысынча тикшерү үтеп төгәл диагноз куелганнан соң шунда ук операция ясала дигән сүз түгел. Беренчедән, кайбер авырулар билгеле бер яшьтә генә операция юлы белән дәвалана. Икенчедән, кайбер очракларда операциягә кадәр консерватив дәвалану таләп ителә. Кирәк булган очракта табиб массаж курсы, физиотерапия процедуралары һәм дәвалау гимнастикасы билгеләячәк. Көндәлек режимга кагылышлы рекомендацияләр бирәчәк, әти-әниләргә дәвалануның барлык этапларын аңлатачак. Балалар хирургына балага бер ай, алты ай, бер яшь тулгач, шулай ук балалар бакчасына һәм мәктәпкә барганда күренергә кирәк.
Игътибар итегез!
- әгәр бала кисәк эч авыртуга зарланса;
-әгәр бала коса, эче ката, кан китүләр күзәтелсә;
- әгәр сез балада шешүләр, кызарыну, тәннең төрле урыннанрында функцияләр бозылуын күрсәгез;
- бала тәненең төрле өлешләрендә үлекле-ялкынсынулы авыртулар булса;
- әгәр балада баткак тырнак, бармак (тырнак асты) тукымаларының эренләп ялкынсынуы күзәтелсә
Хирург консультациясе таләп ителә!
Табиб-хирургка +7(8552)306002 телефон номеры буенча язылырга мөмкин.
Беренчел кабул итү – 800 сум.
Икенчел кабул итү – 500 сум*
Түбәндәге табиблар кабул итә:
Нәкыйпов Равил Нәкыйп улы
Попов Виталий Анатолий улы
Сираева Лариса Мирзаһит кызы
Хуҗин Дамир Азат улы
Егоров Александр Алексей улы
Алиуллова Римма Рөстәм кызы
*Табиб-белгечтә беренчел консультация узуы турында раслаучы документ күрсәтү шарты белән, беренчел кабул итүдән соң 1 ай дәвамында пациентка икенче тапкыр кабул итү оештырыла.
