Балалар поликлиникасы
Шифаханә ГЭС бистәсе 10/48 адресы буенча урнашкан. Аңа 18332 бала беркетелгән, шул исәптән Замелекесье мкрнда. 4724 бала. 11 участок җәелдерелгән, шуларның 3 - се - Замелекесье мкрнда. Хезмәт күрсәтү районында – 9 мәктәп, 23 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Биредә 15 белгечлек буенча ярдәм күрсәтелә. 1 педиатрия бүлеге, консультатив-диагностика, торгызу медицинасы бүлеге, клиник-диагностика лабораториясе, медик-социаль ярдәм бүлеге, гомум белем бирү учреждениеләрендә балаларга медицина ярдәме күрсәтү бүлеге, сәламәт бала кабинеты, оештыру-методик кабинет, табибка кадәрге һәм кичектергесез ярдәм кабинетлары эшли.
Балалар шифаханәсенең эш режимы:
Дүшәмбе-җомга: 7.30-19.00
Якшәмбе: 8.00-14.00
Участок табибын чакыртулар 8.00-16.30 кадәр +7(8552)70-56-31, +7(8552)71-10-77 телефон номерлары буенча кабул ителә. 1 яшькә кадәрге балаларга участок табиб-педиатры амбулатор кабул итүдән соң территориаль-участок принципы буенча чыга. 1 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларга табибка кадәрге һәм кичектергесез ярдәм кабинеты мобиль бригадасы фельдшерлары хезмәт күрсәтә.
Белешмә алу: +7(8552)70-26-29
