Тантаналы чыгару
Перинаталь үзәктән тантаналы чыгару 6 нчы терминалда үтә. Бала табу хастаханәсеннән чыгару кагыйдәләре белән алдан танышыгыз.
Перинаталь үзәк пациенты өчен белешмәлек:
- Дәвалаучы табибка нинди вакыт аралыгында чыгуыгыз турында алдан хәбәр итегез. Чыгару вакыты билгеләнгән регламент нигезендә 12.00 дән 16.30 кадәр.
- Туганнарыгызга чыгару вакыты турында хәбәр итегез.
- Каршы алучыларны чыгару вакытына кадәр 10 минут алдан килергә кирәклеге хакында кисәтегез.
- Туганнарыгызга соңга калмаска, вакытында каршы алырга кирәклеге турында искәртегез.
- Туганнарыгызның килүе турында белгәннән соң, бу хакта шәфкать туташына хәбәр итегез.
- Чыгару бүлмәсенә Сезне шәфкать туташы озатачак. Аны тыныч кына көтеп торыгыз, этаждан мөстәкыйль китмәгез.
Хөрмәтле әниләр! Әлеге белешмәлек хастаханәдән чыгару шартларын яхшырту, көтү вакытын киметү, уңайлылыкны арттыру максатыннан эшләнде.
Әниләр, перинаталь үзәк хезмәткәрләре тарафыннан котлауларны кабул итегез!
