Назад

Бала тудыруга әзерләнү

Перинаталь үзәкнең хатын-кызлар консультациясендә “Бала тууга әзерлек мәктәбе” оештырылган. Шөгыльләрне перинаталь үзәкнең  медицина психологы Гимазова Розалия Фоат кызы алып бара.

“Бала тууга әзерлек мәктәбе” программасы 10 шөгыльне үз эченә ала.

Теоретик шөгыльләрдә бала табуның физиологиясе сораулары гына түгел, булачак әниләрнең психологик халәте темалары да яктыртыла. Бала тудырудан соңгы чор, яңа туган баланың психикасы, баланы карау, бала туганнан соң әниләрдәге депрессия, гаиләдә булырга мөмкин кризис темалары да игътибар үзәгендә. “Бала тудыруга уңай психологик халәт булдыру. Авыртуларга мөнәсәбәтне үзгәртү”  темасы да укыту программасында аерым урынны алып тора.

Булачак әтиләр өчен махсус шөгыль дә бар. Психолог бала туганнан соң әниләрнең физик һәм психик халәте, яңа туган баланың әтисен кабул итү үзенчәлекләре,  гаиләдәге мөнәсәбәтләрне коруда мөһим сораулар турында сөйләячәк.

Гамәли шөгыльләр үз эченә бала тудыру вакытында сулыш алу тренингы, физик һәм психик киеренкелекне киметү, барысы да уңышлы һәм уңай тәмамлануга күзаллау алымнары һәм психологик программалаштыру куллану, бала тудыру турында видеофильмнар карауны ала. 

Шөгыльләр атнасына 2 тапкыр үткәрелә. “Бала тууга әзерлек мәктәбе”н узганнан соң булачак әниләрдә бала табу белән бәйле куркулар кими, алар бала тапканда үз-үзеңне дөрес тоту, сулыш алу күнекмәләрен үзләштерә, әниләрдә үз-үзләренә ышаныч арта, ә болар барысы да бала табу процессына уңай йогынты ясый.