Назад

ЛФК

Булачак әниләрне бала тууга физик, психик, профилактик әзерлек комплексына  гигиена гимнастикасы да керә. Гимнастика белән йөклелекнең иртә срокларыннан ук көн саен, яки көнаралаш шөгыльләнү киңәш ителә. Күнегүләр ясау дәвалау физкультурасы инструкторы яисә максус өйрәтелгән шәфкать туташы карамагында башкарылырга тиеш. 

Йөкле хатын-кызларны беренчел тикшерүдән соң, акушер-гинеколог йөклелек вакытын һәм булачак әнинең сәламәтлек торышын күрсәтеп, ЛФК кабинетына җибәрә. Физик күнегүләрне йөклелек вакытына карап, 3 комплекска бүләләр: 16 атнага кадәр, 17 дән алып 32 атнага кадәр һәм 33 тән алып 40 атнага кадәр.   

Күнегүләрнең һәрбер комплексы организмның йөклелекнең билгеле чорына яраклашу максатын күздә тотып төзелгән. Әгәр авырлы хатын-кыз физкультура кабинетында шөгыльләнә алмый икән, аны гимнастик күнегүләр комплексы белән таныштыралар һәм ул өй шартларында инструктор контроле астында шөгыльләнәчәк.

Авыру йөкле хатын-кызлар дәвалау гимнастикасын авыру үзенчәлекләрен истә тотып башкара. Кискен соматик авырулар, анамнезда бала төшерү очраклары булганда, физкультура ясау тыела.