Назад

Кабул итү бүлеге

Планлы авырулар өчен кабул итү бүлмәсе (4 нче терминал)

Планлы авырлы хатын-кызларны кабул итү планлы авыруларны кабул итү бүлмәләрендә, хатын-кызлар консультациясеннән бирелгән юлламалар нигезендә, шимбә һәм якшәмбедән кала, 8 сәгатьтән алып 15 сәгатькә кадәр башкарыла. Хатын-кызларның үзләре белән ана паспорты һәм хатын-кызлар консультациясеннән юлламалары булуы шарт. Кабул итү бүлмәсе табибы хатын-кызны йөклелек патологиясе бүлегенә салу максатка ярашлы булуын хәл иткәннән соң, хастаханәгә салу датасын билгели. Акушер авырлы хатын-кызга тикшерү үткәрә: буен, авырлыгын, аналык төбе биеклеген, корсак әйләнәсен үлчи, оча сөягенең тышкы үлчәмнәрен ала; тышкы акушерлык тикшерүен башкара: яралгының йөрәк тибешен тыңлый, температураны үлчи, тән өслеген тикшерә. Акушер йөклелек тарихының титул битен тутыра, хаты-кыз кичергән авырулар, аннан алда булган йөклелекнең ни рәвешле узуы һәм нәтиҗәсе турында кыскача мәгълүмат ала. Аннары кече медицина хезмәткәре карамагында авырлы хатын-кыз йөклелек патологиясе бүлегенә илтеп куела.

Телефон: +7(8552) 58-81-58 (ашыгыч госпитальләштерү кабул итү бүлмәсе)

 Эш режимы – тәүлек дәвамында  

Телефон: +7(8552) 58-83-12 (планлы госпитальләштерүнең кабул итү бүлмәсе)

Эш режимы:   8.00 - 15.00