Яңа туган балалар бүлеге
Неанотологлар эшенә түбәндәгеләр керә:
1. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 372 нче боерыгы нигезендә, тәүлек дәвамында кизү торучы неонатолог бала тудыру залында беренчел һәм реанимация ярдәме күрсәтә;
2. Бүлектә яңа туган балаларны карау, дәвалау;
3. Интенсив терапия палатасында яңа туган балаларны карау, дәвалау;
4. Неанотолог һәрбер бала тудыру вакытында була, алга таба эш тактикасын билгеләү өчен аненаталь һәм интранаталь риск факторларын бәяли.
Һәрбер бала тудыру залында, операция ясау блогында «Air Shields» реанимация өстәлләре бар. Алар үзәкләштерелгән кислород бирүгә корылган. Әлеге өстәлләр яңа туган балага беренчел һәм реанимация ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Перинатал үзәкнең яңа туган балалар физиологик бүлеге 1995 нче елдан “Ана һәм бала” режимында эшли. Бала белән ана бергә булганда, үлекле-септик авырулар, пешегү, тир чирләренең кимүе күзәтелә. Шуңа күрә 2002 нче елдан Перинаталь үзәк тулаем “Ана һәм бала” режимында эшли. Ана һәм бала ягыннан медицина каршылыклары булмаган очракта, туганнан соң ук бала ана корсагына яткырыла, күкрәккә куела. 2 сәгатьтән соң ана һәм бала палатага күчерелә һәм хатын-кыз баланы үзе карый. Шәфкать туташы аңа ярдәм итә, режим моментлары, баланы карау һәм имезү кагыйдәләре белән таныштыра. Көнгә ике тапкыр шәфкать туташы ана каршында яңа туган баланың күзләрен, тәнен, кендек ярасын ничек чистартырга кирәклеген күрсәтә. Әлеге иртәнге туалет баланы неанатолог караганнан соң үткәрелә. Табиб баланың патологик һәм чиктәш халәтләрен, адаптация чоры барышын аңлата. Бер үк вакытта ананы, һәрбер сабыйның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып баланы карау элементларына өйрәтәләр. Әгәр бала тапкан хатын-кыз үзенең хәле (кесарев кисүе, бала тапканда күп кан югалту, авыр гестоз, экстрагениталь патология) сәбәпле баланы карый алмаган очракта, бала махсус палатага урнаштырыла. Табиб билгеләгән дәвалау нигезендә, бала кизү торучы шәфкат туташы карамагында була. Ананың хәле яхшырганнан соң, бала ана янына күчерелә.
Бүлектә һәрбер неонатологка аерым палаталар беркетелә. Бу исә, баланың үсешен туганнан алып хастаханәдән чыкканчыга кадәр күзәтергә мөмкинлек бирә.
Эш режимы – тәүлек дәвамында.
Телефон: +7(8552)58-82-93
Ординаторлар бүлмәсе: +7(8552)58-54-63
2 этаждагы балалар бүлеге: +7(8552)58-54-12
