Назад

2-нче санлы акушерлык бүлеге

Бүлек “Ана һәм бала” режимында эшли. Хатын-кызларны табигый юл белән бала тапканнан соң 2 сәгать үткәч,  операция юлы белән бала табудан соң 1 тәүлек узуга бирегә салалар. Бүлектә хатын-кызларның җенси органнары дөрес инволюциясе, яралы өслекләрнең төзәлүе, барлык органнар һәм системаларның нормада эшләве өчен барлык шартлар тудырылган. Хатын-кызларның режимы һәм бүлектә эш оештырылу бала тапкан хатын-кызларның физиологик үзенчәлекләренә нигезләнгән.  

Тәүлек дәвамында катгый дәвалау-саклау режимы, сыйфатлы карау оештырыла, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә, төрле авыруларны кисәтү буенча эш башкарыла. Һәрбер хатын-кызга диагностик тикшерү, клиник анализлар, УЗИ-тикшеренүе үткәрелә һ.б.

Эш режимы – тәүлек дәвамында  

АО№2 базасының 2 нче катында югары дәрәҗәдәге уңайлыклары булган палаталар, шәхси бала табу өчен шартлар булдырылган. 

Телефон: +7(8552) 58-54-18

5 кат посты: +7(8552) 58-54-18

1 кат посты: +7(8552) 58-81-72

2 кат посты:  +7(8552) 58-50-37