1-нче санлы акушерлык бүлеге
Бүлек “Ана һәм бала” режимында эшли. Хатын-кызларны табигый юл белән бала тапканнан соң 2 сәгать үткәч, операция юлы белән бала табудан соң 1 тәүлек узуга бирегә салалар. Бүлектә хатын-кызларның җенси органнары дөрес инволюциясе, яралы өслекләрнең төзәлүе, барлык органнар һәм системаларның нормада эшләве өчен барлык шартлар тудырылган. Хатын-кызларның режимы һәм бүлектә эш оештырылу бала тапкан хатын-кызларның физиологик үзенчәлекләренә нигезләнгән.
Тәүлек дәвамында катгый дәвалау-саклау режимы, сыйфатлы карау оештырыла, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә, төрле авыруларны кисәтү буенча эш башкарыла. Һәрбер хатын-кызга диагностик тикшерү, клиник анализлар, УЗИ-тикшеренүе үткәрелә.
Эш режимы – тәүлек дәвамында
7 кат посты: +7(8552) 58-82-33
6 кат посты: +7(8552) 58-82-51
