Назад

Мәгълүмат өстәле (кабул итү)

Белешмәләр өстәле Перинаталь үзәкнең 7 нче терминалында урнашкан. Эш графигы: көн саен иртәнге 7 дән кичке 7 гә кадәр. Йокы вакытында, 14.00 дән алып 16.00 гә кадәр тапшырулар (передача) кабул ителә, әмма катлар буенча таратылмый. Соңгы тапшыру вакыты – 18.30, 18.30 дан алып 19.00 гә кадәр аларны тараталар.

Белешмәлек телефоны: +7 (8552) 58-80-50

Йөклелек патологиясе бүлегенә тапшыру өчен рөхсәт ителгән ашамлыклар исемлеге:

  • Чәй – 1 кап
  • Печенье, прәннек – 500 гр. артык түгел
  • Кайнатма – 0,5 л. артык түгел
  • Бал – 0,2 л. артык түгел
  • Шикәр – 200 гр.артык түгел
  • Яшелчә, җиләк-җимешләр – 500 гр. артык түгел
  • Компотлар, соклар (завод кабында) – 1 л.
  • Эчәргә яраклы су – 1,5 л. артык түгел
  • Сөт, сөт ризыклары (завод кабында): сөт – 1 л. дан да артык түгел 1 кап, каймак – 0,5 литрдан да артык булмаган 1 кап, ачы-сөт продуктлары – 0,5 литрдан да артык булмаган 1 кап, эремчек – 0,5 кг. артык булмаган 1 кап, сыр – 200 граммнан да артык түгел, ак май – 200 граммнан да артык түгел, йогыртлар, творожок, сыроклар (завод кабында) – 4 каптан да артык түгел. 
  • Кисәкле пешкән ит – 200 граммнан да артык түгел.
  • Яңа пешкән бер ашарлык беренче һәм икенче ашлар (калган ризык сакланырга тиеш түгел)
  • Чистартылган чикләвек – 200 гр.
  • Итсез камыр ризыгы – 500 гр. артмаска тиеш.

Бала табудан соң бүлекләргә тапшырырга рөхсәт ителә торган ашамлыклар исемлеге:

  • Ширбәткә катырылмаган печенье, прәннекләр – 200 граммнан да артык түгел.
  • Шикәр – 100 граммнан артык түгел.
  • Чәй – 1 кап
  • Эчәргә яраклы су – 1,5 л. артык түгел
  • Сөт, сөт ризыклары (завод кабында): сөт – 1 л. дан да артык түгел 1 кап, каймак – 0,25 литрдан да артык булмаган 1 кап, кефир, катык – 0,5 литрдан да артык булмаган 1 кап, эремчек – 0,5 кг. артык булмаган 1 кап, сыр – 200 граммнан да артык түгел, ак май – 200 граммнан да артык түгел, йогыртлар (завод кабында) – 2 каптан да артык түгел. 
  • Кисәкле пешкән ит – бер ашарлык, 200 граммнан да артык түгел.
  • Кисәкле пешкән тавык ите - бер ашарлык, 200 граммнан да артык түгел.
  • Итсез камыр ризыгы – 500 гр. артмаска тиеш.
  • Чистартылган чикләвек – 200 гр.
  • Яңа пешкән бер ашарлык беренче һәм икенче ашлар (калган ризык сакланырга тиеш түгел)