Планлаштырылган госпитальләштерү
Планлы госпитальләштерү кагыйдәләре
Планлы авырлы хатын-кызларны кабул итү планлы авыруларны кабул итү бүлмәләрендә (4 нче терминал), хатын-кызлар консультациясеннән бирелгән юлламалар нигезендә, шимбә һәм якшәмбедән кала, 8 сәгатьтән алып 15 сәгатькә кадәр башкарыла. Хатын-кызларның үзләре белән ана паспорты һәм хатын-кызлар консультациясеннән юлламалары булуы шарт. Кабул итү бүлмәсе табибы хатын-кызны йөклелек патологиясе бүлегенә салу максатка ярашлы булуын хәл иткәннән соң, хастаханәгә салу датасын билгели. Акушер авырлы хатын-кызга тикшерү үткәрә: буен, авырлыгын, аналык төбе биеклеген, корсак әйләнәсен үлчи, оча сөягенең тышкы үлчәмнәрен ала; тышкы акушерлык тикшерүен башкара: яралгының йөрәк тибешен тыңлый, температураны үлчи, тән өслеген тикшерә. Акушер йөклелек тарихының титул битен тутыра, хаты-кыз кичергән авырулар, аннан алда булган йөклелекнең ни рәвешле узуы һәм нәтиҗәсе турында кыскача мәгълүмат ала. Аннары кече медицина хезмәткәре карамагында авырлы хатын-кыз йөклелек патологиясе бүлегенә илтеп куела.
Эш сәгате: дүшәмбе – җомга, 8:00 – 15.00
Планлы госпитальләштерүнең кабул итү бүлмәсе телефоны: +7(8552)58-83-12
