Баланың беренче документлары
Хөрмәтле ата-аналар!
Яр Чаллының МКУ ЗАГС идарәсе сезне гаиләгездә бала туу белән котлый.
Сезнең уңайлык өчен Перинаталь үзәктә тууны теркәү оештырылган. Адресы: ДАССУ “Кама балалар медицина үзәге”, Яңа шәһәр, Тынычлык пр., 2 йорт, Литер А, 6 нчы терминал.
Тел. 51-76-85, 58-51-30.
Эш режимы: дүшәмбедән җомгага кадәр 8:00 дән 17:00 гә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 сәгатькә кадәр; шимбә 9:00 дән 11:00 сәгатькә кадәр.
БАЛА ТАБУ ЙОРТЫННАН ЧЫККАЧ УК ТАНТАНАЛЫ ШАРТЛАРДА ТАНЫКЛЫК АЛУ МӨМКИНЛЕГЕ БАР:
Тууны теркәү өчен кирәкле документлар исемлеге:
- паспортларның төп нөхсәләре һәм күчермәләре;
- бала туу турындагы медицина таныклыгы;
- язылышу турында таныклык.
Әгәр ата-аналар язылышмаган булса һәм аталыкны билгеләргә теләгән очракта:
- паспортларның төп нөхсәләре һәм күчермәләре;
- бала туу турындагы медицина таныклыгы;
- 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (Сбербанк Россия банкында түләнә)
Әгәр ата-аналар язылышмаган һәм әни баланы үз исеменә яздырырыга теләсә:
- паспортларның төп нөхсәләре һәм күчермәләре;
- бала туу турындагы медицина таныклыгы;
ОМС медицина полисы
Перинаталь үзәктә ата-аналар мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисын рәсмиләштерә ала. 6 нчы терминалда “Акбарс Мед” иминият компаниясенең офисы урнашкан. Аның хезмәткәре балагызга вакытлы полисны рәсмиләштерә ала. Моның өчен туу турындагы таныклык, әти яки әнинең паспорты кирәк. Төп документ бер айдан соң әзер булачак, аны иминият компаниясенең төп офисыннан алырга мөмкин.
Перинаталь үзәктәге офисның эш режимы: дүшәмбедән җомгага кадәр, 8:00-17:00, төшке аш: 12:00-13:00.
