Назад

Партнер белән бала тудыру

Бала тапканда баланың атасы, пациентның әнисе яисә бертуган апасы партнер була ала. Партнер белән бала табу шәхси бала табу залы шартларында уздырыла.

Партнер белән бала табуда катнашу өчен түбәндәге документлар таләп ителә:

Пациентның әнисе һәм бертуган сеңлесенә туганлыкларын раслаучы документлар кирәк булачак:

1. Паспорт, туу турында таныклык. 

2. Канның сифилиска, гепатит В һәм С га, ВИЧ ка тискәре нәтиҗәле анализы (анализ 6 ай дәвамында гамәлдә).

3. Флюорография (анализ ел дәвамында гамәлдә).

4. Машина йөрү таныклыгы нөхсәсе, булмаган очракта – психоневрология диспансерыннан белешмәлек.

5. Партнер белән бала табуга пациенттан рөхсәт кәгазе.

Бала табу бүлегендә булу өчен партнерга үзе белән алмаш аяк-киеме, чиста мамык җеп тукымадан чалбар, футболка алырга кирәк.

Партнерның бала табуда катнашуы түбәндәге очракларда катгый тыела:

- алмаш аяк киеме, өске кием булмаган очракта;

- алкоголь яки наркотик кулланган хәлдә;

- пациентның язма рөхсәт кәгазе булмаса;

- медицина белешмәлеге булмаса;

- №323  ФЗ нигезендә кесарев кисеме аша бала тапкан очракта.

Катгый тыела:

- Медицина персоналы гамәлләренә катышу 

- Бала табучы хатын-кызга, медицина персоналына карата тупаслык күрсәтү.

Партнер белән бала табуга ризалыкны бала таптыручы табиб-акушер-гинеколог бирә. Пациент бала табуда партнер катнашуы турындагы рөхсәт кәгазенә кул куя. Бала табу йортына кергәндә үзеңбелән барлык кирәкле документлар һәм әйберләр булуы шарт.

Партнер белән бала табуга әзерлек

Перенаталь үзәкнекң хатын-кызлар консультациясендә парлап бала табырга ниятләүчеләр өчен укулар үткәрелә. Парлар бала табуның үзенчәлекләре, физилогиясе һәм психологиясе белән таныша. Әти кеше булачак әнидә физик һәм психик киеренкелекне киметергә өйрәнә, эмоциональ һәм психологик ярдәм ысулларын үзләштерә. Парлар булачак әнинең физик һәм психик халәтен яхшыртучы  хәрәкәтләрне өйрәнәләр.   

Әти кешенең бала тапкан вакытта булуы хатын-кызның хәлен сизелерлек җиңеләйтеп кенә калмыйча, бала белән ата-аналар арасындагы психоэнергетик бәйләнешкә тәэсит итә, үз чиратында бу аларның мөнәсәбәтләренә уңай йогынты ясаячак.

1 сәгатьлек шөгыльләр (аларның саны парлар ихтияҗыннан чыгып билгеләнә: 1 дән алып 3 кә кадәр) түләүле хезмәтләр исемлегенә кертелгән.