Назад

Ашыгыч госпитальләштерү

Ашыгыч госпитальләштерү кагыйдәләре:

Перенаталь үзәккә “ашыгыч ярдәм” белән килгән яки үзе мөрәҗәгать иткән пациентлар ашыгыч госпитализациянең кабул итү бүлмәсендә (5 нче терминал) кабул ителә. 

Кабул итү тәүлек дәвамында алып барыла. Бала табучы хатын-кызларда паспорт, полис, СНИЛС, ана паспорты булу шарт. Ана паспортында йөклелек чорының ничек узуы, хатын-кызның нинди авырулар кичерүе, күрем функциясе, җенси функциясе күрсәтелгән. Йөклелек вакытында бирелгән барлык анализлар языла. Хатын-кызлар стериль эчке күлмәк кия. Акушер авырлы хатын-кызларга тикшерү үткәрә: буен, авырлыгын, корсак әйләнәсен, аналык төбе биеклеген үлчи, оча сөягенең тышкы үлчәмнәрен терки, тышкы акушерлык тикшерүе үткәрә, яралгының йөрәк тибешен тыңлый. Култык асты температурасын үлчи. Тән өслеген тикшерә. Әлеге тикшерүләрдән соң, СанПиН нормативлары нигезендә, хатын кызны физиология яки обсервация бала тудыру бүлекләренә салу

Акушер бала табу тарихының титул битен тутыра, кыскача анамнез җыя: кичергән авырулар, аннан алда булган йөклелекнең ни рәвешле узуы һәм нәтиҗәсе турында мәгълүмат. Бәхәсле очракларда авырлы хатын-кызны бу яки теге бүлеккә салу мәсьәләсен бүлек мөдире яки төнге кизүдәге җаваплы табиб хәл итә. Санитар эшкәртү үткәрелгәннән соң, хатын-кыз бала табу залына күчерелә. Кабул итү бүлмәсендә булу вакыты – 1 сәг. Җенси органнардан кан китү кебек гадәттән тыш очракларда, хатын-кыз кичекмәстән операция залына озатыла. Хатын-кыз бала табуның 2 нче чорында, тулгак тоту, авыр гестоз, кома хәлендә хастаханәгә кабул ителгән очракта, аңа шок залында ярдәм күрсәтелә. 

Ашыгыч госпитальләштерү кабул итү бүлмәсе телефоны: +7(8552)58-81-58