Назад

Хастаханәгә нәрсә алып барырга?

Перинаталь үзәккә ятучы хатын-кызга “Хәтер дәфтәре”. 

Бала табуга кадәр ике-өч атна кала, сабый тууына барысы да әзерме икәнлеген тикшерегез.  

Беренче төркем – документлар:  

  • госпитальләштерүгә юллама
  • кирәкле анализ нәтиҗәләре булган алмаш карта  
  • УЗИ нәтиҗәләре
  • медицина иминиятләштерү полисы
  • паспорт  
  • СНИЛС

Икенче төркем – бала тапканда кирәк булачак әйберләр:  

  • мамык җепле һәм җылы оекбашлар, йон булмасын
  • юыла торган тапочка
  • бала тапкан вакытта эчүне тәэмин итү. Иң яхшысы – газсыз минераль су, 1 литрдан артмасын.
  • практик дәресләрдә “Сонатал” системасы буенча бала табуга әзерләнгән “шпаргалкалар”ны алыгыз. Алар Сезнең кәефегезне күтәрәчәк, ышанычны арттырачак, яңа көч бирәчәк.  
  • биттәге тирне сөртү өчен салфеткалар кирәк булачак.
  •  зур булмаган тастымал
  • зур үлчәмле (80x90 см) өреп кабартыла торган туп; теннис тубы; күңелгә ятышлы музыка тыңлау өчен плеер.  

Өченче төркем – бала тапканнан соң кирәк булырга мөмкин  әйберләр: 

  • гигиена кирәк-яраклары: теш щеткасы, теш пастасы, дозаторлы сыек сабын, бәдрәф кәгазе, тарак, туклыклы крем 
  • Сыеклыкны югары дәрәҗәдә кабул итүче гигиена прокладкалары, даруханәләрдә бүген махсус бала тудырганнан соң кулланыла торган прокладкалар сатыла.
  • Кимендә 6 данә бер тапкыр кулланыла торган “челтәрле” трусиклар. Бу – махсус гигиена трусиклары, алар тәнгә суларга мөмкинлек бирә, бала тапканнан соң беренче көннәрдә аеруча мөһим.  
  • компериссияле трикотаж
  • күкрәк бизләре өчен сөтне сеңдерүче алмаш прокладкалар
  • Әгәр имчәкләр эчкә баткан икән, “сомбреро” накладкаларын әзерләргә мөмкин. “Сомбреро” имчәк өстенә куела. Бала тишем аша суыра алачак. Куллану алдыннан аны яхшылап юарга кирәк. Имезгән вакытта накладканы кул белән тотып торырга кирәк.
  • Авыртуны басарга чатнаган, ярылган имчәкләр өчен крем. Нинди кремнар, майлар кирәклеген без практикада хәл итәбез.
  • бит һәм кул өчен туклыклы крем
  • имезү өчен алдан өч бюсгальтер әзерләгез
  • Бала тапканнан соң Перинаталь үзәккә алып килергә ярый торган ашамлыклар исемлеге белән алдан танышып чыгыгыз. Имезгән вакытта туклану кагыйдәләрен искә төшерегез. Яз, җәй, кыш, көз - сезонны исәпкә алырга онытмагыз. Бу хакта әти кешене яки бала тудыру йортына килүче кешене кисәтегез. Бала табудан соң беренче ике-өч айда ашамлыкларга аеруча игътибарлы булыгыз, җәй көне имезгән вакытта бигрәк тә!  
  • чиста булмаган кием-салым өчен полиэтилен капчыклар 

Дүртенче төркем – бала өчен: 

  • балага да кием кирәк. Өйгә җибәргән вакытта сабыйга нинди кием кирәклеген алдан ачыклагыз.  
  • балага бер тапкыр кулланыла торган (чүпрәк түгел) погузниклар кирәк булачак. Алар кибеттә баланың авырлыгы исәбе белән тиешле үлчәмдә сатылалар. Бала табу йортында подгузникларны 3-4 сәгать саен алыштырылырга тиеш.  
  • яңа туган баланы биләү өчен перинаталь үзәкнең стериль пеленкалары кулланыла, бәйләвечләрсез чепчик, оекбашлар, бияләйләр рөхсәт ителә.
  • подгузниклар (кимендә 5 данә) 
  • Яңа туган балалар өчен дымлы салфеткалар

Пациент перинаталь үзәкнең бала табудан соң физиология һәм обсервация бүлегенә ятканда түбәндәгеләр рөхсәт ителә:

  • кимендә 3 көнгә 1 тапкыр, яки пычранган саен алыштыру шарты белән шәхси тастымал куллану; 
  • көн саен алыштыру шарты белән шәхси эчке киемнән файдалану;
  • һәр бәдрәфтән соң алыштыру шарты белән, гигиена прокладкаларын куллану.  
  • 4 сәгать саен һәм эчәклекнең бушануыннан соң алыштыру шарты белән яңа туган балалар памперсларыннан файдалану. Тәннең ялкынсынуын булдырмау максаттыннан дымлы салфеткалар һәм кремнар куллану;
  • тәүлегенә кимендә 1 тапкыр, яки пычранган, юешләнгән саен алыштыру шарты белән, яңа туган сабыйга  шәхси баш киемнәре (бәйләвечләрсез) һәм оекбашлар кидерү; 
  • компрессияле трикотаж кию киңәш ителә

Яңа туган бала палатасында эчке киемнәрне юу һәм киптерү тыела 

Перинаталь үзәкнең йөклелек патологиясе бүлегендәге пациентка рөхсәт ителә:

  • шәхси эчке күлмәк һәм тастымалдан файдалану, 7 көнгә кимендә бер тапкыр алыштырылырга тиеш;
  • шәхси халат куллану;
  • компрессияле трикотаж кию киңәш ителә;
  • эчке киемнәрне юу һәм киптерү тыела.