Ашыгыч госпитальләштерү
Стационарда ашыгыч госпитальләштерүне оештыру өчен кабул итү-диагностика бүлеге мөдире җаваплы. Төнге вакытта, ял һәм бәйрәм көннәрендә җаваплы зат – кизү торучы табиб.
- Авыруларны ашыгыч кабул итү бүлмәсендә шәфкать туташы мөрәҗәгатьләр журналына терки;
- Смена буенча өлкән шәфкать туташы тарафыннан пациентларга сортировка үткәрелә.
- ашыгыч хәл булган очракта пациент шокка каршы залга җибәрелә (ашыгыч хәлдә ярдәм итү алгоритмын кара);
- башка очракларда авыру профиленә карап табиб чакырыла.
- Пациентка диагнозлар исемлеге (исемлек постта урнаштырылган) нигезендә кан һәм бәвелнең гомуми анализларына юлламалар бирелә. Аннары пациент ашыгыч лаборатор диагностика кабинетына җибәрелә.
- Анализлар нәтиҗәсен алганнан соң шәфкать туташы авыру профиленә карап табибны чакыра.
- Табиб тикшерү барышында пациенттан медицина катышуына рөхсәт ала, беренчел документларны рәсмиләштерә, кирәк булган очракта өстәмә анализлар, манипуляцияләр һәм инструменталь методлы тикшеренүләргә юлламалар яза.
- Кизү торучы шәфкать туташы пациентны анализлар алганнан соң, инструменталь төрдәге тикшеренүләргә җибәрә; табиб билгеләгән манипуляцияләрне башкара. Ашыгыч кабул итү бүлмәсендә пациентны тикшерү вакыты 2 сәгатьтән артмаска тиеш.
- Госпитальләштерү вакытында табиб стационарга ятучы пациентның авыруы историясенең беренчел тикшерү битен рәсмиләштерә. Хастаханәгә ятудан баш тарткан очракта “Авыруны кабул итү бүлмәсендә пациентны тикшерү бите” рәсмиләштерелә (әлеге документны табиб үз кулы белән шәфкать туташына тапшыра).
- Хастаханәгә ятудан баш тарткан очракта шәфкать туташы пациентны госпитальләштерүдән баш тарту журналына терки, анкетада катнашырга тәкъдим итә, беренчел кабул итү битенең нөсхәсен пациентка бирә. Төп документны папкага беркетә. Табиб пациентны башка дәвалау учреждениесенә җибәргән очракта, ашыгыч медицина ярдәме машинасы чакыртыла.
