Назад

Травмпункт

Травматология пунктында төрле җәрәхәтләр алган балаларга тәүлек буена ашыгыч һәм планлы ярдәм күрсәтелә. Җәрәхәтләрне, бәрелгәннәрне дәвалау пункты булган балалар сырхауханәсе  юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ярдәм итүче 1 нче дәрәҗәдәге дәвалау үзәге булып тора һәм Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан 20 район балаларына кичектергесез ярдәм күрсәтә. Травматология пункты табиблары амбулатория шартларында мөмкин булган манипуляцияләр һәм хирургик ярдәм таләп ителгән чараларны үткәрәләр. Авырулар тәүлек буена кабул ителә һәм, аерым күрсәтмәләр булганда, җәрәхәтләрне дәвалау (травматология) бүлегенә ятып дәваланырга җибәреләләр.

Травматология пункты мөдире – табиб- травматолог- ортопед Дерендяев Павел Леонид улы

Өлкән шәфкать туташы – Сафина Гузәл Рәиф кызы

Телефоннар: +7(8552) 30-60-08

+7(8552) 30-60-09

+7(8552) 30-60-30