Назад

Травматология

Бүлектә терәк-хәрәкәт аппараты белән бәйле тумыштан һәм яшәү дәверендә барлыкка килгән авыруларулары булган пациентларга планлы һәм кичектергесез ярдәм күрсәтелә. Бүлектәге авырулар сөяк тукымасын торгызу процессын яхшырту һәм озакка сузылган көзән җыерулар (контрактура) булмасын өчен,  ЛФК, физиотерапия кебек методларга таянып, операциясез (консерватив) дәвалау алалар. Операцияләр травмалар, сынулар, хәвефсез шешләр, тумыштан килгән тайпылышлар булганда ясала.

Кирәк очракларда пациентлар хастаханәдән соң, бөтенләй терелеп беткәнче,  травматологик пунктларда табиб-травматолог-ортопед күзәтүе астында булалар. 

Бүлек мөдире –  югары квалификацион категорияле табиб- травматолог-ортопед  Абдуллаев Пардабой Тухтар улы

Телефон: +7(8552) 30-60-27

Югары категорияле өлкән шәфкать туташы –  Ильина Татьяна Александр кызы

Телефон:  +7(8552) 30-60-29