Назад

Кабул итү-диагностика бүлеге

Кабул итү-диагностика бүлеге Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә яшәгән, яңа туган сабыйлардан башлап 17 яшьләре тулган үсмерләрне дә кертеп, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә.

Көндезге вакытта ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәмен диагностика бүлеге мөдире һәм профильле бүлекләрнең табиблары күрсәтә. Төнге вакытта, ял, бәйрәм көннәрендә ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме кизү торучы (дежур) табиблар тарафыннан күрсәтелә.

Кабул итү-диагностика бүлегендә кискен йогышлы авыру белән мөрәҗәгать иткән пациентларга ашыгыч ярдәм күрсәтелә. Монда авырулар берьюлы берничә белгеч тарафыннан тикшерелә. Авыруның йогышлы булмавы ачыкланганда, пациент профильле бүлеккә күчерелә.

Моннан тыш, кабул итү-диагностика бүлегенә стационар шартларында вакцинация (чәчәк салу) тәкъдим ителгән балалар да ятарга кабул ителә.

Телефон: +7(8552)30-60-15