Педиатрия
Педиатрия бүлеге Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында яшәгән, яңа туган балалардан башлап 17 яшьләре тулган үсмерләрне дә кертеп, тәүлек буена планлы һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә.
30 урынлы педиатрия бүлегендә балаларга планлы һәм ашыгыч ярдәм түбәндәге профильләр буенча күрсәтелә: гастроэнтерология, кардиология, ревматология, аллергология, пульмонологии, гематология, иммун системасы тайпылышлары. Шуның белән бәйле рәвештә, бу бүлектә эшләүче табиблар зур тәҗрибәгә ия, һәм алар чиктәш дисциплиналарда бик оста ориентлаша алалар. Бүлектә гемотрансфузия, югары дозалы иммуноглобулин, ферментлы препаратлар салу кебек ярдәмче терапияләр дә башкарыла.
Бүлек мөдире – табиб-педиатр Исмәгыйлова Әлфия Юрис кызы
Телефон: +7(8552)30-60-24
Өлкән шәфкать туташы – Воскрецова Наталья Рәшид кызы
Телефон: +7(8552) 30-60-26
Авыруларны ятарга кабул итү һәркөнне, дүшәмбедән җомганы кертеп, 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр. Кичектергесез авырулар тәүлек дәвамында кабул ителә.
