Назад

Неврология

Неврология бүлеге Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында яшәгән, неврологик тайпылышлары булган яңа туган балалардан башлап 17 яшьләре тулган үсмерләрне дә кертеп, планлы һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә.

Бүлектә үзәк һәм перифирияле  нерв системасы зарарланган балаларга табиб-неврологлар тарафыннан махсус медицина ярдәме күрсәтелә. Медицина ярдәме  махсус методлар һәм катлаулы технологияләр куллануны таләп иткән профилактика, диагностика, дәвалауны да  үз эченә ала.

Бүлек мөдире вазыйфаларын башкаручы, табиб-невролог - Фассахова Юлия Диас кызы

Телефон: +7(8552) 30-60-32

Өлкән шәфкать туташы – Нәсибуллина Гөлназ Рәшид кызы

Телефон:  +7(8552) 30-60-33

Планлы авыруларны ятарга кабул итү һәркөнне, дүшәмбедән җомганы да кертеп, 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр. Кичектергесез авырулар тәүлек дәвамында кабул ителә.

Мондагы балалар түбәндәге диагнозлар белән дәвалану үтәләр: балалар церебраль параличы, эпилепсия, үзәк нерв системасының (ЦНС) резидуаль-органик авырулары, нәселдән килгән нерв-мускул тукымалары зарарланган һәм акылга җиңеллек билгеләре булган авырулар, төбәктәге нерв системасы авырулары, невроз һәм неврозга охшаш халәтләр, гидроцефалия, үзәк нерв системасының перинаталь зарарлануы, нерв системасының кан тамырлары авырулары, вегетатив нерв системасы авырулары.

Кирәк очракларда башка белгеч-табиблар да консультация үткәрергә мөмкин (педиатр, окулист, отоларинголог, инфекционист, эндокринолог һ.б.)