Назад

Нефрология

Нефрология бүлегендә бөер һәм бәвел бүлеп чыгару системасы зарарланган авыруларга медицина ярдәме күрсәтелә  яки ятып дәвалану оештырыла. Медицина ярдәме күрсәтү стандартлары нигезендә бүлектә түбәндәге авырулар дәвалана: пиелонефрит, гломерулонефрит, бөернең кискен һәм дәвамлы җитешмәве, бөер үсешендәге зәгыйфьлекләр һ.б. Нефрологик авыруларга диагноз кую өчен лаборатор һәм инструментлар белән башкарыла торган методлар кулланыла: ультратавыш, рентген ярдәмендә тикшерүләр. Бүлектә нефрологик авырулы пациентларны тернәкләндерү стационар шартларда тормышка ашырыла. Моннан тыш нефрология бүлегендә эндокрен системасы зарарланган авырулар өчен дә ятаклы  урыннар каралган. Бу профильдәге пациентлар консультация-диагностика бүлегеннән табиб-эндокринолог күзәтүе астына алына.

Бүлек мөдире – табиб -нефролог Степаненко Анна Геннадий кызы

Телефон: +7(8552)30-60-34

Өлкән шәфкать туташы – Маслихина Анастасия Петр кызы

Телефон: +7(8552) 30-60-36

Планлы авыруларны ятарга кабул итү һәркөнне, 9.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр. Кичектергесез авырулар тәүлек дәвамында кабул ителә.