Назад

Консультатив-диагностика үзәге (ДДЦ)

Консультация алу-диагностика бүлеге (Балалар диагностика үзәге) балаларга  югары квалификацион дәрәҗәдәге консультация һәм диагностик медицина ярдәме күрсәтә. Моннан тыш эксперт ярдәме күрсәтү вазифаларын да башкара.

Төп бурыч – госпитальгә кадәрге этапта диагноз куюның күләмен һәм сыйфатын күтәрү, дәвалау-диагноз кую  мөмкинлекләрен амбулатор-шифаханә учреждениеләрендә заман таләпләре буенча оештыруны киңәйтү, койка фондын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру. Бүлек төзелеш, файдалану, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренә тулаем җавап биргән диагностика һәм өстәмә хезмәтләр өчен кирәкле биналары булган стандарт бинада урнашкан.

Түбәндәге структур бүлекчәләргә ия:

Педиатр, невролог, иммунолог-аллерголог, балалар эндокринологы, отоларинголог, балалар гинекологы, балалар кардиологы, гастроэнтеролог кебек табиб-белгечләр кабул итә торган консультация бүлекчәсе;

Нурланыш ярдәмендә диагностика бүлмәләре (рентген нурлары һәм ультра тавыш бирү дулкыннары ярдәмендә);

Эндоскопия кабинеты;

Йөрәк-кан тамырлары авырулары (ЭКГ, ФКГ), сулыш алу (ФВД), нерв (ЭЭГ, РЭГ), мускул (ЭМГ), сидек юллары (УФМ, УПМ) системалары авыруларын диагностикалау бүлмәләре;

биохимик, гематологик һәм иммунологик тикшерүләр бүлекчәләре булган клиник-диагностик лаборатория;

клиник-зксперт һәм методик ярдәм оештыру хезмәте кабинеты;

регистратура (теркәлү бүлекчәсе)

Бүлек мөдире – югары категорияле балалар табибы Баһаветдинова Эльмира Гамир кызы

Регистратура телефоны: +7(8552) 51-24-08

Кабул итү: 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.

Бүлектә сәламәтлекне саклау идарәсеннән штаттан тыш баш белгеч – Сәлимуллина Р.Х эшли. 2002 нче елдан бүлектә “Шикәр чире шәһәр мәктәбе”уңышлы эшләп килә.

Югары квалификацияле медицина персоналы булу һәм эшне  рациональ оештыру пациентларның 40 % на тикшерүне бер көн эчендә үтәргә мөмкинлек бирә. Балаларның сәламәтлеген тикшерү максатыннан, бүлек белгечләре  даими рәвештә төбәк һәм шәһәр программаларында катнашалар.

Үзәк белгече пациентны участок табибы яки территориаль шифаханә юлламасы буенча кабул итә. Табиб-консультант диагностика бүлегендә үтәргә мөмкин булган кирәкле тикшеренүләрне билгели. Тикшерү нәтиҗәләре буенча төгәл  диагноз куела, дәвалау билгеләнә һәм поликлиника белгечләре өчен рекомендацияләр бирелә. Кирәк булганда,  баланы  шул ук бинада урнашкан көндезге стационарга яткырырга була.