Назад

Хирургия

Бүлек Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында яшәгән, яңа туган балалардан башлап 17 яшьләре тулган үсмерләрне дә кертеп, тәүлек буена планлы һәм кичектергесез хирургия ярдәме күрсәтә. Ятып дәваланырга корсак куышлыгында кискен авырулары булган, пешкән, сөякләре һәм йомшак тукымалары үлекләп ялкынсынган балалар кабул ителә.

Бүлек мөдире – югары квалификацион категорияле  табиб - балалар хирургы  Нәкыйпов Равил Нәкыйп улы

Телефон:  +7(8552) 30-60-46

Өлкән шәфкать туташы –  Николаева Тамара Александр кызы

Телефон:  +7(8552) 30-60-48

Авыруларны ятарга кабул итү  дүшәмбедән пәнҗешәмбене кертеп 12.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр. Кичектергесез авырулар тәүлек дәвамында кабул ителә.

Бүлектә корсак, күкрәк куышлыгы, үңәч органнарында патологияләре (нормадан тайпылышлары) булган һәм  хирургия профиленә караган барлык төр кичектергесез операцияләр ясала. Планлы хирургик ярдәм соралганда,   корсакның алгы стенкасы бүсере, хәвефсез шешләр һәм кайбер гинекологик авыруларга операцияләр уздырыла.

Бүлектә хастаханә арсеналында булган заманча диагностика методлары кулланыла: лаборатор диагностика методлары, рентгенографик методлар, эндоскопик методлар, ультратавыш ярдәмендә диагностика.