Көндезге стационар
Дәвалау профильләре: педиатрия, неврология, гастроэнтерология.
Ятарга кабул итү: 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, ял көннәреннән тыш.
Ятарга кабул итү тәртибе: үзең белән поликлиникадан юллама, туу турында таныклык яки паспорт, страховка полисы, СНИЛС, канның клиник анализы (яраклылык вакыты – 10 көн),бәвел анализы (яраклылык вакыты – 10 көн), суалчан йомыркаларын тикшерү өчен тизәк һәм энтеробиозга соскоб (яраклылык вакыты – 1 ай), Манту реакциясенең нәтиҗәсе (15 яшьтән башлап, соңгы елның флюорографиясе), йогышлы авырулар булмау турында белешмә. Баланы караучы затка: RW кан анализы (яраклылык вакыты – 14 көн), ФЛГ результаты (яраклылык вакыты – 1 ел).
Мөдир – табиб-невролог Белкина Галина Борис кызы
Бүлектә ел саен 3 меңгә якын авыру дәвалана. Күптөрле медицина ярдәмен күрсәтергә сәләтле югары квалификацияле табиблар хезмәт куя. Стационарда ятучы барлык авырулар диагностик үзәктә белгеч консультациясен һәм тикшерүне беренче 2-3 көндә үк узалар.
